Түбән Камада шикәр диабеты белән интегүче балалар өчен "Минем киләчәк бүген башлана" һөнәри юнәлеш бирү проектына йомгак ясадылар.
Икмәк пешерү тармагына багышланган һөнәри юнәлеш бирүче квестта балалар, аларның әти-әниләре, мәшгульлек хезмәте вәкилләре, медицина хезмәткәрләре катнашты. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры И.Соковых катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле сувенирлар тапшырды.
Яр Чаллы шәһәренең "Эрудит-Селд " белән берлектә оештырылган чара һөнәри юнәлеш бирүче уеннар һәм табышмаклар белән үрелеп барды.