"Асылташ" социаль йортындагы, "Курносики" төркеме балаларына һөнәрләр дөньясына чуму өчен үзенчәлекле мөмкинлек тәкъдим ителде. Алар "КидСпейс" балалар шәһәрчегендә булды, анда төрле һөнәрләр белән таныштылар.
Бу балалар өчен махсус булдырылган шәһәрчектә практик күнекмәләр алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Монда нәниләр үзләренең белемнәрен киңәйтә алды.
Станцияләрнең төрле-төрле, балалар "Акульчев" кондитерлык үзәгенә өстенлек бирде. Һәр бала үз куллары белән чып-чын ашарга яраклы камырны җәеп, дҗем салды һәм анны духовкада, остазларның сизгер җитәкчелегендә комлы печенье пешереп карый алды!
Ә аннары нәниләр иҗади остаханәдә сабын ясадылар. Төрле төстәге, хуш исле компонентлар белән сабын кайнату балалар күңелендә онтылмас тәэсирләр һәм соклану хисен калдырды.
Балалар һөнәрләр шәһәрчегеннән кайткач, әле озак уй-кичерешләре белән уртаклашты, ә алынган тәҗрибә алар тормышында һичшиксез кирәк булачак.