Түбән Каманың "Веста" үзәгендә патриотик рух тәрбияләнә

2018 елның 16 ноябре, җомга

15 нче ноябрендә "Татарстан – минем горурлыгым" программасы уңаеннан 13 нче социаль участокта "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева күп балалы, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән 10 бала һәм яшүсмер арасында "Татарстан хәзинәләре" дигән дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: республика халкы, сәясәт, икътисад, спорт һәм мәдәният мәсьәләләре буенча казанышлар өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Дәрес белгечнең Татарстан, аның медицинадагы, мәгарифтәге, төзелештә, социаль яклауда һәм аларны тормышка ашыруда инновацион казанышлары турында бәян итүеннән башланды.  Аннан соң балалар белән татар телен һәм татар мәдәниятен саклау буенча дискуссия үткәрелде. Балалар бу хәзинәләрне киләчәк буыннар өчен сакларга кирәклеге белән килеште. "Татарстан хәзинәсе" видеоролигы балаларда зур кызыксыну уятты.

Дәрес ахырында балалар туган телне, үз халкының мәдәниятен белергә, хөрмәт итәргә, республикабызның казанышлары белән горурланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International