2018 елда Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан "PROFкомпас" һөнәри юнәлеш бирү проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында "Хезмәт кешесе" кул эшләнмәләре конкурс-күргәзмәсе һәм "Агрprofi" авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча конкурс игълан ителгән иде. "PROFкомпас" проекты буенча конкурста мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
16 ноябрь көнне Әлмәт мәшгульлек үзәге конкурс эшләрен бәяләү буенча комиссия утырышы оештырды. Комиссия составында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, "Нур" телекомпаниясе һәм "Хезмәт байрагы" газетасы вәкилләре эшләде.
Конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Бүләкләү тантанасы агымдагы елның декабрендә булачак.