Кукмараның булачак аналары белән профилактик чара узды

2018 елның 16 ноябре, җомга

16 ноябрьдә Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Эльмира Гәрәфетдинова ведомствоара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

Очрашуның төп темасы: “Ата-аналар һәм балалар арасында конфликт”. Очрашу барышында, максатчан төркем белән гаилә – ул бер берсе белән үзара бәйләнгән коллектив дигән темага   әңгәмә корылды.   Шунда ук йөкле хатын-кызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: әгәрдә гаиләдә конфликтлы  ситуацияләр чыккан очракта, аларны үз вакытында уңай якка хәл итәргә кирәклеге аңлатылды.  Шулай ук буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдар системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International