Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан Зәй районындагы социаль авыр хәлдәге биш гаиләгә мобиль офис оештырылды.
Минзәлә муниципаль районындагы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты Әниләр көненә әзерләнә башлады. Балалар әниләргә, әбиләргә хат язалар, концерт номерларын кабатлыйлар, тырышып бүләкләр әзерлиләр.
14 ноябрь көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары һәм психологы тарафыннан Татарстан һәм Самара өлкәсе территориясендә "Лукойл" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп чыккан "Трапеза" проектының эш планын тормышка ашыру уңаеннан "Танышу" комплекслы психологик-педагогик эш үткәрелде.
16 ноябрь көнне Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Без сәламәтлеккә "Әйе", дибез" күңел ачу-спорт чарасы узды.
Бүген, 16 ноябрьдә Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Порфирьевага 90 яшь тулды. Юбилее белән котларга Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары В.Семеняк, социаль яклау бүлеге башлыгы Н.Гурьева, Яңа Чишмә авыл җирлеге секретаре Т.Маланчева, район мәдәният йорты артистлары килде.
РФ халкының мәшгульлеге турындагы законның әлеге пункты "СуперДжоб" ҖЧҖ интернет челтәрендә законга каршы мәгълүмат тараткан.
Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган балигъ булмаганнар арасында рәсем конкурсы узды.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шикәр диабеты белән интегүче социаль хезмәтләр алучылар район үзәк хастаханәсендә узган "Диабет көне" чарасында катнашты.
Татарстан эш бирүчеләренең пенсия алды яшендәге кешеләрне эштән җибәрү өчен бернинди сәбәпләре дә юк. Республикада лаеклы ялга чыгачак кешеләрнең хезмәткә булган хокуклары үтәлешен прокуратура күзәтәчәк. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Яр Чаллы мәшгульлек үзәге комплекслы план һәм үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен "Перекресток" социаль адаптация үзәге социаль хезмәт алучылар белән очрашу оештырды.