Балтачта 90 яшьлек юбилярны котладылар

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Балтач муниципаль районында 15 ноябрь көнне  Норма авылда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Габделхак Мөҗиповны 90 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы булып узды.

Юбилярны Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алсу Зыятдинова, Тимирязев исемендәге ҖЧҖ директоры  Булат Исрафилов һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре котлады.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырылды. Соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге вәкилләре дә юбилярга котлауларын ирештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International