Югары Ослан районының "Өмет утрауы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә профилактика субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының ашыгыч утырышы узды.
Утырыш барышында социаль куркыныч хәлдә булган 7 балигъ булмаган бала тәрбияләнә торган 4 гаиләдәге хәл тикшерелде, гаилә һәм балаларны тернәкләндерү буенча ведомствоара чараларның индивидуаль планына тәкъдимнәр каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алдында өч гаиләне ведомствоара, бер гаиләне ведомство исәбенә кую турында үтенеч кабул ителде.