Арчадагы ”Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр ”Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыру һәм #ЮмартСишәмбе уңаеннан Арча гуманитор - техник көллиятендә булды.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова топиарий техникасы белән “Яңа ел чыршысы” ясау буенча мастер-класс үткәрде.
28 ноябрьдә Нурлат шәһәренең халык мәшгүльлек үзәге белгечләре “ТАТМЕДИА” АҖ “Нурлат –информ” филиалы каршындагы “Журфак” проектында катнашучылар өчен экскурсия уткәрде. Аның төп максаты – балаларны халык мәшгүльлек хезмәте эше белән таныштыру.
Узган айда Казандагы "Апрель" үзәгендә укулар узды, шулай ук 10нан артык белгеч төрле конференцияләр һәм мастер-классларда катнашты.
28 ноябрь көнне күчмә үзәк ярдәмендә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече "БИНК" уку үзәге психологы белән берлектә Иске Писмән төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча күчмә чара уздырды.
29 нчы ноябрь көнне Н.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә профориентация "Кем булырга? Син сайла!" проектының йомгак этабы узды. "Мин һәм минем һөнәрем" дә үз проектларын социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр яклаячак.
"ЮмартСишәмбе" хәйрия кампаниясен үстерү буенча, Яр Чаллының "Асылташ" приюты балалары педагог-психолог С.Нуриева, тәрбияче О.Кабачек һәм логопед Ю.Житкова җитәкчелегендә "Теплая лапа Ирбиса" этләр приютында булды.
2018 елның 29 ноябрендә Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы базасында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Кеше һәм граждан хокукларының үтәлеше уңаеннан Татарстанда дәүләт органнары җитәкчеләре белән уртак кабул итү практикасы дәвам итә.
2018 нче елның 27 ноябренә республикада 9 855 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 38 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.