"Өмет чаткысы" үзәге карамагындагылар тегү эшенең нечкәлекләре турында белде

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Арчадагы ”Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр  ”Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыру һәм #ЮмартСишәмбе уңаеннан Арча гуманитор - техник көллиятендә булды.

Тегү эше буенча  оста Наталья Хакимова балаларны тегүче һөнәре белән таныштырды. Балалар тегүче эшенең  җиңел түгеллеген, игътибарлылык  һәм төгәллек, бер урында кузгалмыйча утыру кирәклеген белде. Оста киемнәр тегүнең эзлеклеген күрсәтте һәм шул турыда сөйләде.

Экскурсия ахырында волонтёр-студентлар яңа ел уенчыгы ясау буенча мастер класс күрсәтте.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар үзәктә тәрбияләнүчеләрнең аралашу мөмкинлекләрен генә үстереп калмый, шулай ук киләчәктә һөнәр сайлауда да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International