“Журфак” проектында катнашучылар Нурлат  мәшгүльлек үзәгендә экскурсиядә

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

28 ноябрьдә Нурлат шәһәренең халык мәшгүльлек үзәге белгечләре “ТАТМЕДИА” АҖ “Нурлат –информ” филиалы каршындагы “Журфак” проектында катнашучылар өчен экскурсия уткәрде. Аның төп максаты – балаларны халык мәшгүльлек хезмәте эше белән таныштыру.

Экскурсия барышында балалар кабинетларны карап, белгечләр һәм аларның хезмәт вазифалары белән танышты.

Яшүсмерләргә, гражданнарга һәм эш бирүчеләргә халык мәшгүльлек үзәгендә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр һәм архивны күрсәттеләр. Очрашу укыту классында дәвам итте. Монда балалар белән булачак һөнәрне сайлау турында әңгәмә кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International