Казанда инвалидлар хокуклары буенча гражданнарны кабул итү узачак

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Кеше һәм граждан хокукларының үтәлеше уңаеннан Татарстанда дәүләт органнары җитәкчеләре белән уртак кабул итү практикасы дәвам итә.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Татарстан республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры һәм "Татарстан республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы" ФКУ җитәкчесенең инвалидлар хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча бергәләп гражданнарны кабул итү планлаштыра.

Чара 2018 елның 5 декабрендә 10 сәгатьтә башлана.

Гражданнарны (843) 236-41-80 телефоны буенча (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) алдан язылып кую мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International