ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

5 декабрь көнне Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә (каб. № 222) инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Яр Чаллы “Кояшкай” үзәгендәгеләр "Бергә булдырабыз” проектын, "Юморт сишәмбе" кампаниясен тормышка ашыру уңаеннан 27 ноябрьдә Әкиятләр иленә сәяхәт итте.

29 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узачак, аның барышында ведомство өчен 2019 елга үсеш күрсәткечләре белән 5-7 өстенлекле максат билгеләнә.

Компьютер һәм смартфон теләсә кайсы гаиләдә бар. Балалар ата-аналар үрнәгенә ияреп, кечкенәдән үк гаджетлар белән кызыксына башлый. Тик менә Бөтендөнья пәрәвезенең бер җитди җитешсезлеге бар: анда цензура юк диярлек.

Һәр ата-ана өчен тернәкләндерүнең мөһим  якларының берсе - баланың көнкүреш аспектларында, азык әзерләү, йортта ярдәм итү, үз-үзенә хезмәт күрсәтүдә мөстәкыйллеге тора.

 


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

 #ЮмартСишәмбе акциясе хәйрия хәрәкәтен популярлаштыру өчен берләштерүгә юнәлдерелгән проект.  Бөтен дөнья буенча игелекле эшләр белән бәйле төрле чаралар һәм акцияләр уза.

“Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” уңаеннан 27 ноябрендә Балтачның Сосна төп гомуми белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем гаиләм” дип исемләнгән чара үткәрде.

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 5 декабрьдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Чара Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 йорт адресы буенча "КАМАЗ" мәдәният сараенда узачак.

Бүген  Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә янгын сүндерүче Анатолий Калугин өйдә социаль хезмәт алучылар, ялгыз картларга уртак рейд оештырды. 

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше уңаеннан Сарман муниципаль районының "Сарман" Агрофирмасы ҖЧҖендә  пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хәлен бәяләү комиссиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International