Республика эш бирүчеләре хисап атнасында 3 243 вакантлы эш урыны тәкъдим итте

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

2018 нче елның 27 ноябренә республикада 9 855 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 38 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 243 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 574 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 535 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 39 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International