Казанда профориентация проектының йомгаклау этабы узачак

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

29 нчы ноябрь көнне Н.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә профориентация "Кем булырга? Син сайла!" проектының йомгак этабы узды. "Мин һәм минем һөнәрем" дә үз проектларын социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр яклаячак.

Һөнәри юнәлеш бирү проекты "2014-2020 елларга Татарстан республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" программасы уңаеннан үткәрелә.

Аның төп максатлары һәм бурычлары тәрбияләнүчеләргә һөнәри яктан үзбилгеләнү һәм аларда аерым эшчәнлек өлкәсендә эшне башкарырга мөмкинлек бирә торган махсус белемнәр, осталык һәм күнекмәләр җыелмасын формалаштыру.

Проектта һәр катнашучы белән социаль тәртип формалаштыру, үзләре һәм башкалар өчен җаваплылык булдыру, һөнәри кызыксынуларны ачыклау буенча эш алып барылды.

Чара уку йорты территориясендә түбәндәге адрес буенча  14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Рәхимов урамы, 23а йортта (Левченко поселогы) узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International