"ЮмартСишәмбе" хәйрия кампаниясен үстерү буенча, Яр Чаллының "Асылташ" приюты балалары педагог-психолог С.Нуриева, тәрбияче О.Кабачек һәм логопед Ю.Житкова җитәкчелегендә "Теплая лапа Ирбиса" этләр приютында булды.
Балалар приюттагы җан ияләренең язмышы һәм бирегә ничек эләгуеләре турында белде. Яшьүсмерләр хайваннар янына үтеп, этләрне ашатырга ярдәм итте. Узләре белән "татлы" күчтәнәчләр алып килгән балалар, яңадан монда килергә вәгъдә бирде.
Малайлар һәм кызларга хайваннарны карау бик ошады. Иң мөһиме, балалар "Без үз кул астындагылар өчен җаваплы" дигән гыйбарәне аңлады!