Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова топиарий техникасы белән “Яңа ел чыршысы” ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты бәйрәм кәефе булдыру, инвалидлар декадасына багышланган хәйрия ярминкәсендә катнашу өчен сувенирлар әзерләү.
Хезмәт буенча инструктор мастер-класста катнашучыларга халыкара инвалидлар көне тарихы һәм бу чорда үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Аннары “Яңа ел агачы” композициясен ясау технологиясе белән таныштырды һәм ясап күрсәтте.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар Яңа ел чыршысы ясый алуларына шатланды. Катнашучылар иҗади эшләреннән горурлык хисе кичерде һәм белгечкә кызыклы, мавыктыргыч шөгыль үткәргәне өчен рәхмәт белдерде. Чарада 9 кеше катнашты.