Иртәгә социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсының финалы узачак

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 29 ноябрендә Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы базасында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

- Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәле формалары һәм технологияләре республика семинары.

- Гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында "Минем ватаным – Татарстан" балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясала.

Шулай ук Татарстан республикасы балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында "Туган тел " шигырь укучылар конкурсының II (финал) туры узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International