28 ноябрь көнне күчмә үзәк ярдәмендә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече "БИНК" уку үзәге психологы белән берлектә Иске Писмән төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча күчмә чара уздырды.
Очрашу барышында балаларга хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр турында сөйләделәр һәм профориентацион тест үткәрделәр, аның нәтиҗәсе белән барлык укучылар да шунда ук танышты. Тестны 12 кеше үтте.
Барлык балаларга да "Һөнәр сайлау стратегиясе" дигән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.