Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Астра" реабилитация үзәгендә “Янап акча алу” дигән әңгәмә үткәрделәр.
21 декабрь көнне "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче балалар Минзәлә шәһәре социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган хәйрия чыршы бәйрәмендә катнашты.
Агымдагы елның 20 нче декабрендә Балтач "Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева Гөлнара очрашуга килде.
19 декабрьдә Минзәлә районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ата-аналар катнашында киңәйтелгән социаль-тернәкләндерү консилиум булып узган.
Агымдагы елның 21 декабрь көнне ВЛКСМның төзелүенә 100 ел уңаеннан Балтач “Наз” үзәгендә тернәкләнү узучылар арасында “Спорт сөючеләр бәйрәме” дигән ярыш уздырылды.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова "Яңа ел алдыннан күңелле мәшәкатьләр" дигән мәдәни ял чарасы үткәрде.
Кичә, 19 декабрьдә, Печище мәдәният йорты базасында "Өмет утравы" гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән мәшгульлек үзәге белгечләре катнашында уртак бәйрәм уздырылды.
19 нчы декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышында "Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Рәсем балалар иҗатының иң аңлаешлы һәм үтемле төрләренең берсе булып тора. Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә аеруча күп шатлык һәм уңай эмоцияләр китерә.
Яңа ел һәр бала өчен могҗиза булсын өчен Югары Ослан униципаль районының "Өмет утрауы" комплекслы үзәге белгечләре "Яңа ел могҗизасы" дигән акция оештырды. Әлеге акциянең максаты гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә торучы гаиләләр өчен яңа ел тамашасы үткәрү иде.