21 декабрь көнне "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче балалар Минзәлә шәһәре социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган хәйрия чыршы бәйрәмендә катнашты.
Музыка, матур бизәлеш, декорацияләр һәм костюмнар, күңелле конкурслар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән балаларда бәйрәм хисе тудырды. Әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле очрашулар оештырды. "Веста" күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре чараны оештыруга иҗади һәм гадәти булмаган якын килү нәтиҗәсендә балалар һәм аларның ата-аналары өчен әкият атмосферасы тудырды.
Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Салахов, Минзәлә муниципаль районы Советы депутаты И.Кузнецов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.Бикеева котлады.