Агымдагы елның 21 декабрь көнне ВЛКСМның төзелүенә 100 ел уңаеннан Балтач “Наз” үзәгендә тернәкләнү узучылар арасында “Спорт сөючеләр бәйрәме” дигән ярыш уздырылды.
Спорт чарасының максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше һәм физик яктан чыныгуга өндәү. Командаларга күңелле һәм мавыктыргыч конкурслар: йөгерү, туплар, кыршау һәм кегля белән күнегүләр бирелде. Уенның барлык этапларында да һәр команда җиңүгә ашкынды. Барсының да беренчелекне яулыйсы килде. Шулай да ярыш ахырында жюри командаларның көчләренә карап, гомуми нәтиҗә ясады.
Уздырылган әлеге чаралар яшь инвалидларга көч бирә, өлкән яшьтәгеләрнең яшәү активлыгын арттыра.