Рәсем балалар иҗатының иң аңлаешлы һәм үтемле төрләренең берсе булып тора. Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә аеруча күп шатлык һәм уңай эмоцияләр китерә.
Шуңа күрә тәрбиячеләр бу төр иҗатны ял итү эшчәнлеге дәресләрендә актив куллана.
Шушы көннәрдә урта төркем кызлары Яңа ел чыршысын ясады. Аны Яңа ел уенчыклары һәм мишура белән бизәгәннәр. Тәрбияче Елена Паранина сүзләренә караганда, балалар эше приютта тәрбияләнүчеләр иҗаты күргәзмәсендә лаеклы урын алачак.