Югары Ослан районында Яңа ел могҗизасы булды

2018 елның 21 декабре, җомга

Яңа ел һәр бала өчен могҗиза булсын өчен Югары Ослан униципаль районының "Өмет утрауы" комплекслы үзәге белгечләре "Яңа ел могҗизасы" дигән акция оештырды. Әлеге акциянең максаты гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә торучы гаиләләр өчен яңа ел тамашасы үткәрү иде.

Югары Ослан районының битараф булмаган кешеләре энтузиазм белән җавап бирде һәм үз өлешләрен кертте.  Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре көче белән кунакка килгән балалар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләнде. 

Ата-аналар сүзләренә караганда, Яңа ел чарасы бигрәк тә кызыклы килеп чыкты. Чыннан да күңелсезләнергә туры килмәде. Хәтта өлкәннәр дә  бу могҗизаны сизде.

Соңыннан һәр яшь катнашучы район халкы тарафыннан җыелган татлы Яңа ел бүләге алды һәм үзенең  Яңа ел теләген теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International