Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Астра" реабилитация үзәгендә “Янап акча алу” дигән әңгәмә үткәрделәр.
Гөлчәчәк Самойлова һәм Сәкинә Закирова оештырган чараның максаты балаларның хокукый җаваплылык өлкәсендә белемнәрнең формалаштыру һәм гомумиләштерүне дәвам итү.
Шулай ук, хокукый культура формалаштыруга ярдәм итү, Россия Федерациясе гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында аңлату. Чарада 19 кеше катнашты.