Агымдагы елның 20 нче декабрендә Балтач "Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева Гөлнара очрашуга килде.
Очрашуда инвалидларга бирелә торган шифаханә юлламалары буенча сорауларга җавап бирелде. Узып баручы елга нәтиҗәләр, алдагы елга планлаштырылган эшләр белән таныштырдылар. Чара азагында барлык тернәкләнүчеләргә бәйрәм уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.