19 декабрьдә Минзәлә районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ата-аналар катнашында киңәйтелгән социаль-тернәкләндерү консилиум булып узган.
Консилиум эшендә "Тургай" приюты социаль консилиум әгъзалары, шулай ук гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире С.Миннекаева, психологлар Е.Нерике һәм М.Гатина, Актаныш районы социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Бариева, "Игелек" үзәге директоры Р.Закирянова катнашты.
Утырыш барышында "Тургай" приютында тәрбияләнүче балаларның үсеш динамикасын анализлау мәсьәләсе каралды.