Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова "Яңа ел алдыннан күңелле мәшәкатьләр" дигән мәдәни ял чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны декоратив-гамәли сәнгатькә җәлеп итү һәм бәйрәм атмосферасын тудыру.
Бүген, чара вакытында, социаль хезмәт алучылар үзләренең бала чактагы яңа ел алдыннан булган күңелле мәшәкатьләрен искә төшерде. Белгеч Россиянең чыршы уенчыклары тарихы турында сөйләде һәм катнашучыларны "Кар бөртеге - балерина" ясалмалары белән таныштырды. Катнашучылар җылы атмосферада кәгазьдән кар бөртекләрен кисәргә өйрәнде һәм үз куллары белән чыршы уенчыгы Кар кызы – балерина ясады.
Бөтен иҗат процессы кызыклы, күңелле яңа ел тарихылары белән үрелеп барды. Катнашучылар җиңел, иркен аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чарада 12 кеше катнашты.