Социаль үзәкләрдә Яңа ел тамашалары уза

2018 елның 21 декабре, җомга

Кичә, 19 декабрьдә, Печище мәдәният йорты базасында "Өмет утравы" гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән мәшгульлек үзәге белгечләре катнашында уртак бәйрәм уздырылды.

"Яңа ел могҗизасы" дип аталган бәйрәмгә төрле категория гаиләләрдән 30га якын бала килде. Бәйрәм башында “Бохара” кафесы хуҗасы Камил Шакулов тырышлыгы белән балалар кайнар аш белән сыйланды. Шуннан соң бәйрәмне оештыручылар әзерләгән Яңа ел тамашасы булды. Балалар Кыш бабай һәм Кикимора белән очрашты.

Сюжет буенча, Кикимора бәйрәмне бозарга тырыша, монын өчен алар Кар кызы һәм бүләкләр капчыкларын урладылар. Яңа елның төп персонажлары – Кыш бабай һәм Кар кызы да кунак булдылар.

Яр Чаллының "Ышаныч" үзәгендә дә бәйрәм тантанасы узды. Социаль ярдәм алучы 200 балага Яңа ел тамашасы оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International