19 нчы декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышында "Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
"Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү" номинациясендә беренче урын өчен диплом белән Түбән Кама муниципаль районындагы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге бүләкләнде.