ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арчаның “Өмет чаткысы”  тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова "Мин яратам сине, Татарстан! " дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрде.

16 гыйнвар  көнне Теләченең Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Салихова  Фатыма Габделгәзиз кызына 90 яшь тулды.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 17 гыйнварда Яр Чаллы  шәһәре мәшгульлек  үзәге буш эш урыннары кече ярминкәсе   үткәрәчәк. Эш эзләүчеләрне Сөембикә проспекты 47 нче йорт (43/20 -  мәгълүмати зал, 1 кат) 9:00 сәгатьтә башлана.

 16 гыйнварда Биектау районының Зур Кавал авылында яшәүче Фатыхова Маһинур Галим кызына туксан яшь тулды.

16 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 12 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары өчен профориентация буенча сыйныфтан тыш эш алып барылды.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче филиал китапханә хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева "Табигать дөньясы гаҗәеп матур" дигән экологик - интеллектуаль уен үткәрде.

15 гыйнвар көнне Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт коллективының йомгаклау җыелышы узды.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге  “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашырыла.

 

16 гыйнварда Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективының отчет җыелышы булып узды. Анда социаль яклау бүлеге башлыгыгы С.Прохорова, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Рыбакова, Күзәтчелек советы әгъзалары катнашты.

Кичә, 15 нче гыйнвар көнне, Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре семинарда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International