16 гыйнварда Биектау районының Зур Кавал авылында яшәүче Фатыхова Маһинур Галим кызына туксан яшь тулды.
Биектау районы өлкәннәре зур һәм мактаулы юбилей көннәрендә Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның шәхси котлауларын алуны дәвам итә. Бу көнне тыл хезмәтчәнен котларга Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Р.Г. Газизов, авыл җирлеге башлыгы А.Г. Мифтахов килде.
Маһинур Галим кызын “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Ф.Фәйзрахманова карый.
Бу көнне Маһинур Галим кызы бүләкләр һәм котлаулар гына кабул итмәде, аның өчен иң мөһиме – ул кеше җылысын һәм яхшылыгын тойды.