Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче филиал китапханә хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева "Табигать дөньясы гаҗәеп матур" дигән экологик - интеллектуаль уен үткәрде.
Чараның максаты: әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту, экология культурасын формалаштыру, табигатьне саклау, аның матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү.
Белгеч чараның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү уңаеннан үткәрелүен һәм тыюлыклар милли парклар көненә багышлануын игълан итте.
Интеллектуаль уен 3 турда үтте. Аларның һәркайсы катнашучыларга табигатьнең гүзәл һәм кабатланмас дөньясы турында, ә кеше бу гаҗәеп дөньяның бер өлеше генә икәнен искә төшерүгә юнәлдерелгән иде. Катнашучылар ике командага бүленде: “Яр карлыгачлары” һәм “Лачыннар”. Командалар бик кызыксынып республикабызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сорауларга, табышмакларга җавап бирде. Туган як табигате турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр искә төшерде һәм җырлар башкарды. Бу интеллектуаль ярышта командалар үзләренең эрудициялелеген, зирәклеген һәм туган республика табигатен белүләрен күрсәтте.
Жюри балларны санаган арада, социаль хезмәт алучылар "Дөньяны саклау васыяте!" дигән республикабызның милли парклары, тыюлыкларның төрлелеге турында сөйләүче китаплар, брошюралар, журнал мәкаләләре һәм шулай ук юкка чыгу чигендә булган сирәк хайваннар һәм үсемлекләр белән таныша алды. Экологик уен нәтиҗәләре буенча командаларга грамоталар һәм барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Чарада 17 кеше катнашты.