"Астра" хезмәткәрләре семинарда катнашты

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә, 15 нче гыйнвар көнне, Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре семинарда катнашты.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Алабуга районындагы территориаль бүлегендә узган уку чарасында мәктәп директорлары, мөдирләре, медицина хезмәткәрләре, завхозлар һәм балалар мәгариф оешмаларының пешекчеләре катнашты.

"Туклануны оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр. Йогышлы авыруларның төп төрләре" темасына бүлек башлыгы Роза Салихова чыгыш ясады.

Семинарда катнашкан "Астра" хезмәткәрләре балаларның сәламәтлеген тәэмин итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча белемнәрен тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International