16 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 12 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары өчен профориентация буенча сыйныфтан тыш эш алып барылды.
Психолог Снежана Лунева балалар белән түбәндәге мәсьәләләр буенча диспут үткәрде: нәрсә ул карьера; дөрес һөнәр сайлау; хезмәт базары.
Балалар "Һөнәрләр дөньясы" фильмын карады, анда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрне дөрес сайлау, Климов буенча һөнәрләр классификациясе мәсьәләләре каралды.
Чара ахырында балалар һөнәри юнәлештәге билгеләренә тест узды. Һәр өлкән сыйныф укучысы тест нәтиҗәләре, шулай ук "Минем шәхси карьера планы" буклеты алды.
Чарада барлыгы 12 кеше катнашты.