Алабуганың “Ышаныч” үзәге 2019 елга үсеш векторларын билгеләде

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

16 гыйнварда Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективының отчет җыелышы булып узды. Анда социаль яклау бүлеге башлыгыгы С.Прохорова, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Рыбакова, Күзәтчелек советы әгъзалары катнашты.

Җыелышта 2018 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, "Өлкәннәр һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе", "Өлкәннәрне карау хезмәте" технологияләре кертелүe турында әйтелде. "Ритэк" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Profibook" һөнәри юнәлеш бирү проектының җиңүе, 5S Лин-офис системасын гамәлгә ашыручы Хезмәт министрлыгының Иң яхшы кабинетына конкурста катнашучы дипломы белән билгеләп үтелде. 

Оешма хезмәткәрләре дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде,  республиканың "Иң яхшы социаль хезмәткәр" конкурсында призлы урын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International