ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балачак еллары" программасын тормышка ашыру уңаеннан "Кыш бабай белән хушлашу" дигән социаль-мәдәни чара узды.

Ел башында традицион рәвештә Россия федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә ел саен төбәкләр һәм дәүләтләрнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясаган алдынгы казанышлары белән кешеләрне берләштерә торган Гайдар форумы уза.

2019 елның 23 гыйнварында Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрә. Әлеге чарада Вахитов районының биш предприятие һәм оешмасы катнашачак.

2019 елның 15 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 9 817 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 419 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.

Яшел Үзәннең өлкән сыйныф укучыларында чит телләрне өйрәнүгә кызыксыну барлыгын ачыклаган һөнәри юнәлеш тест нәтиҗәләре исәпкә алынды.  14 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге укучыларның максатчан аудиториясен Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты вәкилләре белән очраштырды.

Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр "Балкыш" социаль приютында "Китап дөньясының тылсымы"  программасы эшли башланды. Бүген балалар гадәти булмаган иҗат юнәлеше – скрапбукинг белән танышты.

Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар белән "Таләп итәргә һәм контрольдә тотарга өйрәнәбез" дигән темага төркемле дәрес оештырды.

15 гыйнвар көнне  Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Мамдыш шәһәренең “Олимп” спорт комплексына бассейнга барды. 

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге үз карамагындагыларны даими кайгыртып тора.

15 гыйнвар  көнне Теләченең Олы Мишә авылында яшәүче тыл ветераны Мирсәет Салихов Мирсәеткә 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International