Чаллылар вакансияләр ярминкәсенә чакырыла

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Иртәгә, 17 гыйнварда Яр Чаллы  шәһәре мәшгульлек  үзәге буш эш урыннары кече ярминкәсе   үткәрәчәк. Эш эзләүчеләрне Сөембикә проспекты 47 нче йорт (43/20 -  мәгълүмати зал, 1 кат) 9:00 сәгатьтә башлана.

Ярминкә эшендә шәһәрнең  5  оешмасыннан кадрлар хезмәте вәкилләре  катнашачак: ПАҖ “КАМАЗ” Логистик үзәге, ҖЧҖ СодексоЕвроАзия”, ҖЧҖ “ХАЙЕР ФРИДЖ РУС”, ҖЧҖ “Электр транспорты”, Тимер юл транспортының  Ульяновск отряд филиалы ФДО ведомствоара сак хезмәте һәм  башкалар.

Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы  эш урыннарын тәкъдим итәчәк: аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, камыр  эшләнмәләре остасы, электр һәм газ  белән эретеп ябыштыручы, сыйфат тикшерүчесе, слесарь-ремонтчы,  слесарь-җыючы, слесарь-инструментчы, юл монтеры, укчы-сакчы, логистика  эшләре операторы, инструментлар  һәм эшләнмәләрне комплектлаучы,  транспортировщик һәм башкалар.

Ярминкәгә килүчеләр  эш бирүче оешма  вәкилләре белән әңгәмә барышында, вакантлы  эш урыннары турында  тулы мәгълүмат ала алачар (эшнең графигы һәм характеры, квалификацион тәлапләр, хезмәткә  түләү системасы һәм башкалар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International