Теләче районының тыл хезмәтчәне республикадагы озак яшәүчеләр сафын тулыландырды

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 гыйнвар  көнне Теләченең Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Салихова  Фатыма Габделгәзиз кызына 90 яшь тулды.

Шул уңайдан Фатыма апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йөзе телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International