15 гыйнвар көнне Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт коллективының йомгаклау җыелышы узды.
Җыелыш эшендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Каюмова катнашты.
2018 елга нәтиҗәләрне учреждение директоры Елена Четырчинская ясады. Ул коллективның уңай эш нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, узган ел хезмәткәрләр дә, социаль хезмәт алучылар да катнашкан чараларга бай булды. Учреждение шәһәр, муниципаль, зона, республика, төбәк һәм Россия конкурсларында, семинарларда һәм спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә иреште.
Шулай ук учреждение җитәкчесе тарафыннан эш җитешсезлекләре әйтелде һәм 2019 елга бурычлар куелды.
Ел нәтиҗәләре буенча намуслы хезмәтләре, һөнәри осталыклары, вазыйфаи бурычларны уңышлы үтәүләре өчен билгеләп үтелде:
- аш пешерүче Надежда Цыганова Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
- Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән шәфкать туташы Ирина Капитонова, психолог Марина Гыйльметдинова тәбрикләнде;
- "Юлдаш" Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты учреждениесенең Мактау грамотасы белән: бүлек мөдире Елена Малолеткова, тәрбияче Людмила Җамалетдинова, хезмәт буенча инструктор Рәшит Вәлиевны котладыларр.