Җәмгыятьтә террорчылык һәм экстремистлык күренешләр белән көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора.
Еш кына өлкән кешеләр мошенникларның корбаны була. Алдакчылар пенсионерларга социаль хезмәткәрләр сыйфатында килгән очраклар да бар. Ышанучан картлар йортка, квартирга ниндидер ташламалар турында сөйли торган ялганчыларны кертә.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында белгечләр балаларны тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җәлеп итү буенча эш алып бара. Шулай итеп, педагоглар җитәкчелегендә яшүсмерләр "Без терроризмга каршы! Без-тынычлык өчен!" дигән темага рәсем күргәзмәсе оештырды.
4 март көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар өчен “Без терроризм һәм экстремизмга каршы!” исемле чара үткәрелде.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү максатыннан Казанның социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, балалар һәм яшүсмерләр социаль-реабилитация ятимнәр йортларындагы балигъ булмаган балаларны гаиләләренә кайтаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Өйгә юл” программасы эшләп чыгарылды. Программа “Гаврош” социаль-реабилитация ятимнәр йорты белән берлектә чаралар комплексын үз эченә ала.
Бүген 4 мартта Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә “Өлкән буын гражданнарга системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру” федераль проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Бала карау буенча отпускта булган(балага 3 яшькәчә), хезмәт эшчәнлегенә кире кайтуны планлаштыручы хатын-кызларны Түбән Каманың мәшгульлек үзәге һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу курсларына җибәрде.
Бу көннәрдә Нурлат шәһәре халык мәшгульлек үзәге белгечләре “РУМ” уку үзәге белән берлектә шәһәр мәктәпләрендә 8-11 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар уздырды.
Пенсиягә чыгу яшендә булган эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә "Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиятиесе" ААҖ хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
25нче февральдә "Опека"ның гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әлмәт муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында катнашты.