Казанда "Өйгә юл" программасы эшли башлады

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү максатыннан  Казанның социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, балалар һәм яшүсмерләр  социаль-реабилитация ятимнәр йортларындагы балигъ булмаган балаларны гаиләләренә кайтаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Өйгә юл” программасы эшләп чыгарылды. Программа “Гаврош” социаль-реабилитация ятимнәр йорты белән берлектә чаралар комплексын үз эченә ала.

“Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр социаль ятимнәр йорты базасында Казан шәһәре социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре уздырган, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 30-еллыгына багышланган, “Батырларга дан” гаилә интерактив-танып белүле чарасы программадагы чараларның беренчесе булды.

Тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә ТР Милли музееның “Әфган сугышы,аның нәтиҗәләре” презентациясе белән танышты, квест-уенында катнашты. “Медсанчасть”, “Конструкторлык бюросы”, “Саперлар”, “Тынычлык территориясе” укыту-коткару станцияләрен уздылар. 3тән 6 яшькә кадәр балалар өчен “Балалар батальоны” арт-терапия мәйданчыгы эшләде. Моннан тыш балалар квест, уеннарда катнашты.

Мондый очрашулар гаилә, шәһәр, илгә карата дустанә мөнәсәбәт һәм мәхәббәт хисен формалаштыруга, уңай гаилә тәҗрибәсен актуальләштерү, ата-ананың бала белән эмоциональ бәйләнешен көчәйтүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International