4 март көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар өчен “Без терроризм һәм экстремизмга каршы!” исемле чара үткәрелде.
Әлеге чарага Минзәлә районы эчке эшләр бүлегенең участок полициясе капитан Рөстәм Назаров чакырылган иде. Ул үз чыгышында терроризм төрләре, террористик актлар турында, соңгы елларда илебездә булган теракт очраклары турында сөйләде.
Чараның максаты – социль хезмәт алучыларга террор төшенчәсе белән таныштыру, үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү, терроризм hәм экстремизмга карата тискәре караш формалаштыру.Шулай ук “Терроризмга юк!” исеме астында хуҗалык эшләре мөдире Регина Горбунова да чыгыш ясады, презентацияләр күрсәтте.