Пенсиягә чыгу яшендә булган эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә "Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиятиесе" ААҖ хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
Чарада 33 кеше, шул исәптән пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнар да катнашты.
Гражданнарга пенсия алды яшендә булган хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе, Россия Федерациясенең "Халык мәшгульлеге хакында" законының 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләре, хезмәт базарында пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә гарантияләр билгеләү хакында мәгълүмат җиткерелде.
Сарман районы мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре районның башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә "СармРемстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Гөлгенә Радик кызы оешма хезмәткәрләренә аларның хезмәт хокуклары турында сөйләде. Гражданинның пенсия яшенә җитеп килүе аңа хезмәт хокуклары һәм ирегендә чикләүләр куюга сәбәп була алмавына аерым басым ясады.
Моннан тыш, очрашу барышында мәшгульлек хезмәте белгече пенсия яшенә җитеп килүче эшсез гражданнар өчен күрсәтелүче хезмәтләр турында, пенсия алды яшендәге гражданнарга федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән һөнәри белем алу мөмкинлеге турында бәян итте һәм сорауларга җавап бирде.