Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларны уяу булырга өнди

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Еш кына өлкән кешеләр мошенникларның корбаны була. Алдакчылар пенсионерларга социаль хезмәткәрләр сыйфатында килгән очраклар да бар. Ышанучан картлар йортка, квартирга ниндидер ташламалар турында сөйли торган ялганчыларны кертә.

21 февраль көнне Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлегендә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләр алучыга ниндидер ханым килгән һәм өлкән яшьтәге хатын-кыз ала торган ташламалар турында сораша башлаган. Хезмәт алучы шунда ук социаль хезмәткәргә шалтырата һәм таныш булмаган кеше турында хәбәр итә. Гөлнара Җамалиева үзе карамагындагы ханымга йөгерә, ә мошенник берни дә аңлатмый, өйдән чыгып китә. "Нәкъ менә шәхси мәгълүмат бирү һәм социаль хезмәт алучылар өчен инструктаж үткәрү нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге ханым мошенникларның корбаны булмаган", - дип уртаклаша социаль хезмәткәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International