Бөгелмәдә Пенсия алды яшендәге гражданнар укытуны оештыру буенча  эш бирүчеләр белән эшлекле киңәшмә

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Бүген 4 мартта Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә “Өлкән буын гражданнарга системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру” федераль проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

“Өлкән буын” дигән бу программа Татарстан Республикасында пенсия алды яшендәге гражданнарны Федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасына кыска сроклы һөнәри белем бирү курсларында укыту, яисә өстәмә һөнәри белем бирү мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә мәшгульлек үзәге директоры Наталья Казанова, “Бөгелмә электр насослары заводы” ААҖ кадрлар бүлеге башлыгы, “Бөгелмә электр челтәре” ААҖ һәм “Бөгелмә УТТ” ҖЧҖнең кадрлар белән эшләүче белгечләре катнашты.

Әлеге чарада каралган эшләр халыкның мәшгульлек үзәге тарафыннан түбәндәге тәртиптә гамәлгә ашырылачак:

Пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәрне укыту өчен эш белән тәэмин итүчегә бюджеттан субсидия биреләчәк. Эш белән тәэмин итүчеләр исә үз персоналын мәгариф-укыту эшчәнлеге алып баручы оешмаларда максатчан категорияләрдә укытуны мөстәкыйль рәвештә оештыра.

Әлеге чара барышында очрашкан яклар оештыру мәсьәләләренең нечкәлекләрен ачыклады, фикер алышты, федераль проектны гамәлгә ашыру планын билгеләделәр. Атап әйткәндә, пенсия алды яшендәге гражданнарны укытуга кагылышлы сораулар каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International