Бала карау буенча отпускта булган(балага 3 яшькәчә), хезмәт эшчәнлегенә кире кайтуны планлаштыручы хатын-кызларны Түбән Каманың мәшгульлек үзәге һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу курсларына җибәрде.
16 кеше "1С: Предприятие" белем бирү программасы буенча һәм 15 кеше "Смета эше" программасы буенча курс уза. Чаралар "Квалификация үстерү региональ агентлыгы" "Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге" КБАО Түбән Кама филиалы базасында тормышка ашырыла.