Җәмгыятьтә террорчылык һәм экстремистлык күренешләр белән көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора.
Балалар арасында мондый профилактик эшне үткәрү аеруча мөһим.
Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында әңгәмә узды. Чара вакытында теракт һәм тоткын итеп алынган шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә зур игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучыларның барысына да "Терроризмга юк " дигән буклетлар һәм листовкалар таратылды.
3 март көнне приютта "Шикле предмет һәм террорчылык акты белән янаганда гамәлләр ачыкланган очракта гамәлләр " темасына инструктив дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты-балаларга экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә ярдәм итү.