Бәла-каза булмасын дисәк…

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында белгечләр балаларны тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җәлеп итү буенча эш алып бара. Шулай итеп, педагоглар җитәкчелегендә яшүсмерләр "Без терроризмга каршы! Без-тынычлык өчен!" дигән темага рәсем күргәзмәсе оештырды. 

Чарада балигъ булмаган балалар куркынычсызлык буенча гомуми кагыйдәләрне кабатлады: шикле предметларны ачыклаганда ничек эш итәргә икәнен ачыкладылар. Педагоглар тарафыннан балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш үткәрелде, балалар белән терроризмга каршы тору буенча тәкъдимнәр әйтелде.

Терроризм һәм экстремистлык идеологиясенә каршы юнәлтелгән чаралар кысаларында Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында милләтара килешүне ныгытуга, конфессияара толерантлык принципларын пропагандалауга һәм экстремизм идеологиясен кабул итмәүгә юнәлдерелгән мәгълүмати чара узды. Бу эш кысаларында "Без төрле, әмма без бергә! " дигән рәсем конкурсы үткәрелде.

Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр "Кайгы булмасын өчен" дигән әңгәмә оештырды. 20 бала һәр мәгълүматны игътибар белән тыңлады, альбом карады, анда үзләрен төрле хәлләрдә ничек дөрес тотарга кирәклеге ачык сурәтләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International