Татарстан мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Бу көннәрдә Нурлат шәһәре халык мәшгульлек үзәге белгечләре “РУМ” уку үзәге белән берлектә шәһәр мәктәпләрендә 8-11 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар уздырды.

Чара барышында психологлар укучыларның киләчәктә һөнәр тискәре хисләр уятмас өчен һөнәрне дөрес сайлау кирәк икәнлегенә басым ясады. Әңгәмәдән соң балаларга һөнәри юнәлеш буенча тест үтәргә тәкъдим иттеләр. Тест ярдәмендә яшусмерләр һөнәргә карата үзләренең һәвәслекләрен билгели алды.

 Әлеге чарада 400 артык укучы катнашты.

Ә Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Зур Нөркәй урта мәктәбендә булды. Профконсультант 16 тугызынчы класс укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чара үткәрде.

Очрашу профессия сайлауга кагылышлы уеннар уйнау, видеофильм карау, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар тутыру белән узды. Чара ахырында катнашучыларга "Һөнәр сайлау формуласы" дип аталган буклетлар таратылды. 2019 ел – Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә рәсмиләштерелгән "Районның хезмәт династиясе" баннеры тәкъдим ителде.

Мондый дәресләр, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренчә, төрле һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International